17 октябрь көнне Баландыш мәдәният йортында балалар өчен мультфильм һәм өлкәннәр өчен татарча кинофильмнар күрсәтелде. Башлангыч сыйныф укучыларына зур экраннан күрсәтелгән “Какоша – бәләкәй дракон» мультфильмы, олылар өчен татарча “Тутык кыңгырау” фильмы бик ошады. Тамашачы мәдәният йортында, зур экранда шушындый фильмнар, татар кинолары тагын да күрсәтелсен дигән теләктә калдылар.