18 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Аңа әзерлек айга якын дәвам итте. Һәр сыйныф чарага презентация, концерт номерлары әзерләп килгән иде. Бәйрәм барышында сыйныф җитәкчеләре җитәкчелегендә балалар оешкан төстә барлык тәкъдим ителгән конкурсларда катнаштылар. Һәркемнең күңелендә Көзге бал фасылның гүзәл мизгелләрен чагылдыручы бәйрәм генә булып түгел, ә иҗади мөмкинлекләрне ачучы тәрбия чарасы да булып кереп калды.