19 нче октябрь, шимбә көнне, илебезнең барлык төбәкләрендә Бөтендөнья белем бирү акциясе “ Татарча диктант” үткәрелде.

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

13  нче   октябрь, шимбә  көнне,    илебезнең барлык  төбәкләрендә Бөтендөнья белем бирү  акциясе “ Татарча диктант”  үткәрелде.  Теләче районында “ Татарча диктантны” Теләче урта мәктәбендә яздылар.  Бөтендөнья белем бирү  акциясе “ Татарча диктант”язуда   Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе   Хазипов Нәҗип Нәкыйпович, Теләче  муниципаль районы Советының  Аппарат җитәкчесе Мубинов Ильдар Вакыйпович, Башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Хәмидуллин Ильнур Хазинурович, район  мәгариф бүлеге  җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна,  район Советы һәм Башкарма комитет  хезмәткәрләре, район оешмалары  җитәкчеләре,   Теләче урта мәктәбе укытучылары, 7-11 сыйныф укучылары  һәм  Теләче  авылының татар телен яраткан кешеләре катнашты. Диктант текстын Россия Федерациясенең Почетлы мәгариф хезмәткәре, Татарстан  Республикасы атказанган укытучысы Хазипова Гөлнур Габбасовна яздырды. Диктант язучылар,  парталар артында татарча диктант язып, мәктәп елларын искә төшерделәр, хәтерләрен яңарттылар, яшьлектә булып алдылар.  Татарча диктант язу күңелләрне яшәртте, үз көчеңә ышану уятты.  Бөтенроссия  “Татарча диктант”акциясендә катнашуыгыз  өчен  зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм  котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International