Бу акциянең максаты – укучыларның игътибарын әйләнә-тирәнең пычрануы проблемасына җәлеп итү, шулай ук аларда әйләнә-тирәлеккә хуҗалык мөнәсәбәтен үстерү, экологик культура дәрәҗәсен һәм грамоталылыгын арттыру. Кулланылган батарейкалары булган һәр кеше әлеге акциядә катнаша ала. Без җыйган барлык батарейкалар утильләштерүгә тапшырылачак.