19 октябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак” хатын – кызлар берләшмәсенә җыелдылар. Чираттагы очрашу авылдашыбыз, шагыйрә Дамира апа Миннебаеваның «Апрель кызы» исемле шигъри китапны тәкъдим итү иде. Бүгенге очрашуда без шагыйрәнең иҗат эшчәнлеге белән таныштык, шушы китапта урын алган һәм тагын башка шигырьләрен тыңладык. Нечкә күңелле, басынкы, табигате белән йомшак Дамира апаның эчендә иҗат ташкыны, дәрт-дәрман дөрли. Авторны ихлас күңелдән тәүге җыентыгы дөнья күрү белән котлыйбыз.