19 октябрь көнне Казаннын «Ак Барс» көрәш сараенда 2002-2003, 2004-2005 елда туган егетләр арасында көрәш буенча ачык турнир булып узды.
Барлыгы 10 команда, 120 спортчы катнашкан әлеге турнирда “Теләче” спорт мәктәбеннән дә 9 укучы Гыйниятуллин Илдар, Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә катнашып, призлы урыннар яулап кайтты.