19 октябрь көнне Арча шәһәренең «Арча» спорт мәктәбе спортзалында 2006-2007 нче елда туган егетләр арасында УК «УНИСТРОЙ» призына, Мортазин Фәргат истәлегенә көрәш буенча Арча муниципаль районы беренчелеге узды. Бу ярышта Арча районы командалары һәм 4 күрше район командалары катнашты. 118 укучы катнашкан әлеге ярышларда тренерлары Әскәров Венер, Сафин Алмаз җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Җиңуче егетләр диплом, медальләр һәм истәлекле бүләккә ия булды. Ә гомумкоманда урыннары исә түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Арча
2 урын – Теләче
3 урын – Байлар Сабасы