2019 елның 18-19 октябрендә Әлки районының Базарлы Матак авылында 2003-2005 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше узды

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

2019 елның 18-19 октябрендә Әлки районының Базарлы Матак авылында 2003-2005 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган республика турниры узды. Барлыгы 15 команда, 140 артык спортчы катнашкан әлеге турнирда «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да катнашты.

Кызлар арасында 52 кг кадәр  үлчәү авырлыгында Фәләхова Алсу (Теләче урта мәктәбе) – 3 урын, 48 кг кадәр үлчәү авырлыгында Гыйниятуллина Дилә (Олы Мишә урта мәктәбе) – 2 урын яулады.

Әлеге спортчыларның тренеры – Гыйниятуллин Илдар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International