Пенза өлкәсе китапханәсе тарафыннан оештырылган «Лермонтов поэзиясе көне» VII төбәкара акциясе кысаларында, бөек рус шагыйре М.Ю. Лермонтовның тууына 205 ел тулу уңаеннан, Шәтке авыл китапханәсендә 15 октябрьдән башлап күргәзмә тәкъдим ителде. Балалар белән Лермонтов дәресе үткәрелде. Лермонтов шигырьләр язып кына калмыйча, музыка уен коралларында да яхшы уйный, матур итеп рәсем ясый, берничә чит тел белә. Аның иҗаты лириканың темаларының һәм мотивларының төрлелеге белән билгеле. Шагыйрь 19 нчы гасырның реалистик романын формалаштыруга бик зур өлеш кертә. Егерме алты ел гына яшәде.