20 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча “Татлы тормышның ачы җимешләре” дип исемләнгән тугәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Әлеге чараның максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру. Чара “Сәламәтлек - зур байлык” исемле презентация карау белән башланып китте. Чара барышында китапханәче «Алар безгә юлдаш түгел» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.