19 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә “Салават күпере” китапханә берләшмәсенә йөрүче балалар белән «Көзге хыяллар» дигән мастер — класс үткәрелде.

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

19 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә “Салават күпере” китапханә берләшмәсенә йөрүче балалар белән «Көзге хыяллар» дигән мастер — класс үткәрелде. Кул астындагы материаллардан балалар бик матур эшләнмәләр ясадылар – агачлар һәм аларны алтын көзнең төп бизәкләре - кызыл һәм кызгылт сары төсләр белән бизәделәр. Балаларны әлеге иҗади процесс бик мавыктырды. Эш кызыклы әңгәмә белән үрелеп барды. Балаларга көзге айлар, көз сынамышлары турында сөйләнелде. Бу чарада балалар күп кенә хайваннар һәм кошларның ел саен озын сәяхәткә барулары турында белделәр. Яшь кунаклар көз һәм табигать турында табышмаклар чишүдә ярыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International