20 октябрь көнне Үзәк авылы китапханәчесе " Китаплар танышырга тели» дигән акция үткәрде, аның максаты-китапка игътибар җәлеп итү, аңа карата кызыксыну уяту. Стадионда китаплар күргәзмәсе оештырды. Яңа китапларга күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә яңа иң матур китаплар тәкъдим ителде. Балаларны гадәти булмаган эскәмия бик җәлеп итте, балалар утырып үзләренә ошаган китапларны укый алдылар.