Алтын көз-елның иң якты һәм матур чоры. Традиция буенча, октябрь аенда, Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында Көзге бәйрәмнәр үтә. Бүген көзге бәйрәмнәрне башлап җибәрүчеләр икенче кече төркем балалары булды. Балалар көзге шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Бәйрәмдә кызыклы һәм көтелмәгән кунаклар да булды: Уңыш бабай, – ул балалар белән бергә күңелле уйнады. Ә бәйрәм ахырында барысын да көзге файдалы сый-нигъмәт көтте: баллы алмалар. Чара күңелле, кызыклы, мавыктыргыч булды. Тәрбияләнүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар.