16 октябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә грипп белән авыруны кисәтү максатыннан Баландыш авылы фельдшеры Мухаметшина С.Г. “Грипп һәм аны кисәтү” дигән темага укучылар белән әңгәмә үткәрде. Балалар гриппның таралу юллары, аннан саклану чаралары белән таныштылар. Әңгәмә ахырында алар сәламәт булу өчен һәрвакыт спорт белән шөгыльләнергә, күбрәк витаминлы азыклар кулланырга кирәклегенә төшенделәр.