1 нче октябрьдан-21 нче октябрьга кадәр Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге белән бергә Дөньякүләм “Әдәби марафон” оештырылды. Әлеге марафонның максаты - китап укып, 21 көн әлеге әсәрләрнең мавыктыргыч, кызыклы өлешләрен интернет челтәренә кую иде. Марафонда Урта Мишә авылы китапханәчесе дә катнашты.