19 нчы октябрь көнне "Татарча диктант " Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. «Татарча диктант» акциясе әдәби татар телен белү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Акциядә Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова да катнашты.