Олы Нырсы урта мәктәбендә «Исәнме алтын коз” дигән исем астында козге бал кичәсе булып узды.

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Олы Нырсы урта мәктәбендә «Исәнме алтын коз” дигән исем астында козге бал кичәсе булып узды. Зал төрле композицияләр белән бизәлде.Кичәне көзге вальс  белән ачып җибәрдек. Бәйрәм төрле конкурс һәм уеннар белән үрелеп барды. Әлеге конкурста җинүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук укучылар табышмакларга җаваплар әйттелэр, көзгә багышланган әйтемнәр тыңладылар. Уеннар арасында көзгә багышланган җырлар  башкардылар, шигырьләр укыдылар, мәзәкләрне сәхнәләштерделәр.Кичә дәвамында куңелле музыка кәефләрне күтәреп торды. Бәйрәм барышында көзге балның короле һәм королевасы билгеләнде. Ахырдан чәй табыны һәм бәйрәм дискотекасы оештырылды. Укучылар әлеге чарадан бик канәгать булып таралыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International