Соңгы вакытта гражданнарның банк карталары счетларыннан законсыз рәвештә акча алу белән бәйле җинаятьләрнең үсеш тенденциясе бар. Бу уңайдан Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә гражданнарның алдашу юлы белән исәп – хисап счетларыннан акча урлау очракларын кисәтү буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 5-9 нчы сыйныф укучылары бу хакта сыйныф җитәкчесе белән әңгәмәдән , презентация белән таныштырудан белделәр .