ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, авылыбыз тарихы белән укучыларны таныштыру максатыннан 22 октябрь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Балачак» берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен «Үткән көннәр кайтавазы» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Балалар Максабаш авылы тарихы һәм авылдан чыккан күренекле шәһесләр белән таныштылар.