23 октябрь көнне Үзәк авылында терлек сугым цехы тантаналы рәвештә ачылды. Ачылу тантанасында Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, “Фортекс” оешмасы генераль директоры Рәүф Гәлләмов, районның оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.