Баландыш авыл китапханәсенә өлкәннәребез бик теләп йөри.

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Баландыш авыл китапханәсенә өлкәннәребез бик теләп йөри. Алар һәрвакыт яңа китаплар, газета журналлар белән танышып баралар. Төрле сәбәп белән килә алмаучыларга китапханәче үзе бара, хәлләрен белә, китаплар илтә. Шакиров Сәгит абый бер санын да калдырмыйча "Казан утлары" журналын укый. Китапханәче аны өенә китереп бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International