24 октябрь 2019 ел көнне район башкарма комитетының утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Теләче җирле бүлегенең 32 нче Конференциясе булып узды.

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрь 2019 ел көнне район башкарма комитетының утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Теләче җирле бүлегенең 32 нче Конференциясе булып узды. Конференциядә узган хисап чорында сәяси совет эшчәнлегенә анализ ясалып  киләчәккә максатлар билгеләнде.

   Көн тәртибендә шулай ук башка эшкә күчү сәбәпле җирле бүлек Секретарен сайлау мәсьәләсе дә каралды. Җирле бүлек Секретаре итеп яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан район башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Накыйф улы сайланды.

   Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев, Татарстан Республикасы “Кулланучы хокукларын яклау” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Юлия Нигъмәтуллина, район Советы депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International