24 - октябрь көнне Шәдке балалар бакчасында методик көн булып узды. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Саетова А.Н. җитәкчелегендәге комиссия мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзрелекләре буенча мониторинг уздырдылар. Комиссия составында психолог- Хазипова С.Н.,логопед- Шәймәрданова М.Н., рус теле белгече - Ярмиева З.М. бар иде. Алар балалар белән аралышып, аларның белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерделәр, рус теле шөгыле карап, анализ ясадылар, диагностика уздырдылар. Үзләренең файдалы киңәшләре белән ярдәм күрсәттеләр, алга таба тәрбия һәм белем бирүдә кулланырга методик киңәшләр бирделәр.