«Иртәгә ничек яшәргә мөмкин» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә оештырылды.

2019 елның 25 октябре, җомга

24 нче октябрь көнне  Шармыш авыл китапханәсендә, начар гадәтләрнең зыяны турында яшүсмерләргә һәм яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Иртәгә ничек яшәргә мөмкин» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә оештырылды.   Яшь укучылар белән СЯР нигезе турында тема кузгатылды. Без дөрес туклану, физик активлык һәм начар гадәтләрнең булмавы турында сөйләштек.   Күргәзмәдә, китапханәгә килүчеләр өчен, наркоманиянең зыяны һәм сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар, мәгълүмати битләр, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителде. Чара ахырында барлык теләүчеләргә буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International