Лего конструкторлар- бүгенге көндә безнең балалар бакчасында шөгыльләнү өчен алыштыргысыз материаллар булып тора. Балаларның буш вакытлары булдымы алар тизрәк лего белән уйнарга тотыналар. Лего-конструктор уеннары аша бала әйләнә-тирә дөнья беләнтаныша, ориентлаша. Бер яшьтән алып алты яшькә кадәрге балалар өчен уен төп шөгыль - аның процессында нәниләр өлкәннәргә охшарга, үз көчләрен сынап карарга, фантазияләргә, экспериментларга өйрәнәләр. Мондый уеннар балаларга физик, эстетик һәм социаль үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирә.