25 октябрь көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 1–б сыйныфы укучылары өчен «Приглашает книжка в гости» дип исемләнгән таныштыру экскурсиясе үткәрелде.

2019 елның 25 октябре, җомга

25 октябрь көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 1–б сыйныфы укучылары өчен «Приглашает книжка в гости» дип исемләнгән таныштыру экскурсиясе үткәрелде.

Абонемент һәм уку залы белән танышканнан соң, балаларга китапларның урнашу тәртибе, китап укучы булып теркәлү, уку формуляры һәм анда нәрсә язылуы турында аңлатылды. Беренчеләр өчен «Минем яраткан китапларым» исемле китап күргәзмәсе һәм дөньяның иң зур һәм гадәти булмаган китапханәләре буенча презентация –сәяхәт әзерләнгән иде.

Ахырдан китапларга сак караш, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча фикер алышу үткәрелде. Шулай ук «Әкиятне уйлап тап» викторинасы да кызыклы булды. Экскурсия бик җанлы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International