Татарстан – безнең Ватаныбыз. 25 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, Татарстан башкаласы Казан шәһәре белән горурлану, туган якка ихтирам, кызыксыну уяту уңаеннан укучыларга ”Казан – Татарстанның башкаласы” исемле презентация күрсәтелде. Ахырдан “Сорауларга җавап бир” уены оештырылды.