Иске Җөри урта мәктәбендә 1-8 сыйныфлар өчен “Уңыш бәйрәме” үтте.

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Иске Җөри урта мәктәбендә 1-8 сыйныфлар өчен “Уңыш бәйрәме” үтте. Бу чарага укучылар бик нык әзерләнделәр. Һәрберсе табигать материалларыннан матур-матур кул эшләре ясадылар, һәр сыйныф концерт номеры әзерләде,  кызыклы әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерделәр.  Бәйрәмне мәктәпнең театр коллективы Туфан Миңнуллинның “Кулъяулык” әсәре белән башлап җибәрде. Конкурслар бер-бер артлы концерт номерлары белән үрелеп барды. Көзге бал бәйрәме, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр-биюгә бай булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International