Субаш авылы китапханәсендә бөек язучы – Николай Алексеевич Островскийның иҗади мирасына һәм тууына 115 ел тулуга багышланган «Я рассказчик своего времени» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Үзгәртелеп торучы бу күргәзмәдән рус классик әдәбиятын яратучылар ел дәвамында файдалана алачаклар. Авторның "Корыч ничек чыныкты" китабына күзәтү үткәрелде.