"Татарстанның атказанган механизаторы" Миннегали абый Сафинга 85 яшь тула.

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Баландыш авылында туып-үскән, гомер буе фидакаръ хезмәтләре белән башкаларны сокландырып, мактаулы тормыш юлы үткән "Татарстанның атказанган механизаторы" Миннегали абый Сафинга 85 яшь тула. Шул уңайдан һәм һөнәрчеләр елы уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә "Хезмәтенә күрә хөрмәте" дигән презентация эшләнде. Презентация 2 ноябрьдә М.Сафинның юбилеена багышланган чарада күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International