«Китап укучы балалар»

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Балалар һәм яшүсмерләрнең китап уку активлыгын үстерү, китап укучы кеше, китап, әдәбиятның уңай образын тудыру максатларында, «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУ китапханәләре 2019 елның 16 сентябреннән 16 ноябренә кадәр «Китап укучы балалар» исемле республика әдәби марафоны уздыра. Баландыш авыл китапханәсеннән бу әдәби марафонда Камилә Ситдикова да катнашты. Аңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International