25 октябрь көнне Әбде мәктәбендә мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә традицион, көтеп алынган һәм барлык яраткан бәйрәм – «Көзге бал» булып узды. Бу бәйрәм елның иң матур чорларыннан берсе – көзгә багышланган.
Программа мавыктыргыч һәм төрле иде. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, сценкалар уйнаттылар, конкурсларда катнаштылар, конкурска ясалган көзге эшләнмәләр тәкъдим иттеләр. Бу көзге бәйрәм залда утыручыларның барысына да озакка истә калачак.