25 октябрь көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре безнең призывниклар хөрмәтенә "безнең булачак сакчылар" дигән кичә әзерләделәр һәм үткәрделәр. "Яшь сугышчы курсы" конкурс программасында катнаштылар, егетләр куелган бурычны йөз процентка үтәделәр. Соңыннан аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, кичә чәй эчү һәм бию белән тәмамланды.