29 октябрь көнне «Туган авыл» кафесы мәйданчыгында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сәүдә, хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать җитештерү өлкәсенең Кече һәм урта бизнес вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда контроль-касса техникасын куллану, каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм утильләштерү буенча килешүләр төзү һәм эшкуарларны борчыган башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәдә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге начальнигы - Фатыйхов Рәшит Сәүбән улы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы номерлы районара инспекциясенең күчмә тикшерүләр бүлеге начальнигы урынбасары – Хәбибуллин К. Р., «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары - Корбанов А. А. катнашты һәм эшкуарларны борчыган сорауларга җавап бирде.
Утырыш ахырында рәсми рәвештә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында «Ел эшкуары» конкурсы башлану турында игълан ителде, аның нигезләмәләре белән Теләче муниципаль районының рәсми сайтында танышырга мөмкин.