Яшелчә һәм җиләк-җимеш-витаминлы продуктлар!

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе- ул балаларның сәламәтлеген ныгыту проблемасы. Баланың көндәлек туклану рационында туклыклы һәм витаминар белән баетылган ризыклар булырга тиеш, ә иң күп витаминнар, белгәнебезчә,  нәкъ менә яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә. Шунысы кызганыч, балалар яшелчә ашларын бик үк яратып бетермиләр, шуңа, яшелчәләрнең файдалы үзлекләре белән таныштыру максатыннан, кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Гайнуллина М.В.  балалар белән шөгыльләр уздырды. Балалар "Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне җый", "Танып бел һәм ата" уеннарын уйнадылар, җиләк-җимеш, яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр һәм "Кышка әзерләнү" темасына аппликация ясадылар.  Тәрбияләнүчеләр шөгыльләрдә яңа өлгергән яшелчәләрнең витаминлы ризыклар икәнлеген үзләштерде һәм сәламәт, көчле булып үсү өчен, яшелчәләрне күбрәк ашарга кирәклегенә төшенделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International