Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова тугызынчы мәртәбә Дөньякүләмендә үткәрелә торган #әдәбимарафон проектында катнашты. Проект кысаларында марафонда катнашучы һәркем 21 көн дәвамында татарча китап, журналлар укып, укыган әлеге әдәби әсәрләрдән мәгънәле һәм кызыклы өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында урнаштырып бардылар.