23 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Табигать һәм без" иҗади проекты буенча "Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы" дип исемләнгән табигатькә карата тематик кичә үткәрелде. Бу тематик кичәнең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Шуның өчен дә бик каты законнар кирәк дип уйлыйм. Икенчедән, кеше балачагыннан ук үзендә табигатькә сак караш тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын арттырып, берлектә яшәргә кирәк .