Шармыш авыл китапханәсендә төрле яшьтәге һәм төркем укучылары белән аерым эш алып барыла, әмма пенсия яшендәге укучыларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар. Гомуми авырулар белән инвалидлар, китапханәгә мөстәкыйль йөри. Алар бик теләп китаплар укыйлар һәм чараларда катнашалар. Ә үзләре китапханәгә йөри алмаган инвалид китап укучыларга, өйдә хезмәт күрсәтәбез.
Безне пенсионерлар-укучыларыбыз яңа китаплар һәм вакытлы басмалар алу өчен генә түгел, ә яңалыклар белән алмашу, яки сөйләшү өчен дә көтә. Ә бүген укучыбыз Дмитриева Л.А. 91 яшь тулды. Без аны котладык, чәчәк бәйләме бүләк иттек, сәламәтлек һәм озын гомер теләдек.