30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Урта Мишә авыл китапханәсендә Рәүф Сабиров белән Гомәр Байчурин турындагы мәгълүматлардан «Зыялылар фаҗигасе» исемле күргәзмә оештырылды.