30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә . Шул уңайдан Шәтке авыл китапханәсендә "Татар әдипләре Сәяси репрессия корбаннары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу дата һәммә кешегә илебез тарихында фаҗигале вакыйгалар турында искәртә.