2019 елның 3 ноябрендә Баландыш төп мәктәбендә “Теләче” спорт мәктәбе авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2004 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелеге үткәрде. Ярышта барлыгы 8 команда 90 көрәшче катнашты катнашты. Командалар беренчелеге түбәндәгечә хәл ителде:
1 урында – Теләче
2 урында – Баландыш
3 урында – Олы Мәтәскә
4 урында- Шәтке
5 урында- Иске Җөри
6 урында- Югары Кибәхуҗа
7 урында- Үзәк
8 урында – Олы Мишә
Әлеге ярышларны уздыруда зур булышлык күрсәткән өчен Баландыш төп мәктәбе коллективына, Низамов Марат Харис улы җитәкчелегендәге “Баландыш” кооперативы командасына һәм ООО “ЛМР-Пласт” директоры Кәбиров Госман Мәсгут улына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.