27 октябрь көнне Алан урта мәктәбе базасында "Географик диктант"дигән халыкара мәгърифәтчелек акциясе узды.

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

27 октябрь көнне Алан урта мәктәбе базасында "Географик диктант"дигән халыкара мәгърифәтчелек акциясе узды.  Акциянең модераторы һәм оештыручысы - югары квалификацион категорияле география укытучысы Шәйхетдинова Гөлфия Хәниф кызы. Районда бу акция өченче тапкыр үткәрелә.
Географик диктант разминка-викториналар белән башланып китте, аның лидеры-Теләче мәктәбе укучысы, Яшьармияче Сираҗиев Наил булды.Аннан соң космонавтларның халыкара акциядә катнашучыларга мөрәҗәгате карап тикшерелде. Район акциясен оештыручы анкета бланкларын тутыру буенча аңлатмалар бирде һәм географик диктантта катнашучылар мөстәкыйль эшләргә кереште. Халыкара агарту акциясенең иң яшь катнашучысына районда 12, өлкәненә 56 яшь иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International