2019 елның 29 октябрендә өйрәнү һәм тәҗрибә уртаклашу кысаларында Теләче районы делегациясе Балтач районында булды. Делегация составына мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна һәм Теләче районы гомумбелем бирү оешмалары җитәкчеләре керде. Балтач районының мәгарифе белән танышу мәгариф идарәсеннән башланды, шулай ук Норма урта мәктәбендә һәм Балтач гимназиясендә булдылар. Очрашуда хезмәттәшләр авыл мәктәпләренә инженер сыйныфларын кертү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.