Бу көннәрдә республиканың “Иң әйбәт билингваль балалар бакчасы” конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.08.2019 елның №648 нче карары һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән минитрлыгының 21.08.2019 елның №1170/19 боерыгы нигезендә үткәрелде. Конкурста республиканың барлык районнарыннан 55 балалар бакчасы катнашты. Быел уздырылучы конкурсның аерымлыгы шунда иде, конкурс 2 этапта: 1 нче этап 9-13 сентябрь коннәрендә – проект яклау аша тормышка ашырылса, 2 этап 23 нче октябрьдан 11нче ноябрьга кадәр республиканың эксперт комиссиясе урыннарга чыгып конкурста катнашучы һәр балалар бакчасының эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Бу конкурста катнашу хокукын безнең районан Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – Иске Җөри балалар бакчасы алды һәм конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче буларак 500 мең грантка ия булды.