2019 нчы елның 30 нчы октябреннән 07 ноябренә кадәр Теләченең №1, №2, №3 нче балалар бакчалары базаларында район тәрбиячеләренең ел саен үткәрелә торган “Ел тәрбиячесе” конкурсының район этабына сайлап алу туры үтте.

2019 елның 8 ноябре, җомга

2019 нчы елның 30 нчы октябреннән 07 ноябренә кадәр Теләченең №1, №2, №3 нче балалар бакчалары базаларында район тәрбиячеләренең ел саен үткәрелә торган “Ел тәрбиячесе” конкурсының район этабына сайлап алу туры үтте. Комиссия членнары (Якупова Резидә Зуфаровна, Сәетова Анна Николаевна, Сабирова Алия Рафисовна, Закирова Саҗидә Гайнулловна, Җиһангәрәева Хәния Миннебаевна, Шугаепова Галия Мөхәммәтгалиевна, Фасхиев Ильшат Ривгатович) тәрбиячеләрнең ачык дәресләрен карап һәм анализлап республика конкурсының район турында катнашу өчен иң оста тәрбиячеләрне барлады. Быел “Ел тәрбиячесе” конкурсында катнашырга 11 педагог теләк белдерде. Менә алар:  Теләченең №1 нче балалар бакчасыннан Исхакова Лилия Фарилевна, Сабирзянова Ләйсән Миннехановна; Теләченең №2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннатова Ильсия Наилевна, Мухамадиева Миләүшә Фәнисовна; Теләченең №3 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Хазинурова Гөльназ Ралифовна, Мингазова Галия Рафаэльевна, укытучы-логопед Шаймарданова Миләүша Наилевна, Үзәк балалар бакчасы тәрбиячесе Шайдуллина Наиля Ракифовна, музыка җитәкчесе Закирова Айсинә Рустәмовна; Шәтке балалар бакчасы тәрбиячеләре Валимухаметова Инна Геннадьевна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International