1 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктант” дип исемләнгән чара үткәрелде. Быел акция Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм 38 чит илдә үтте. Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктантта” катнашу Сездә Туган илебез халыкларын, төрле милләттән булган дусларыгызның яшәү традицияләрен якыннан белү теләген уятыр дип уйлыйбыз. Илебезнең төп байлыгы, җиңелмәс көчле булуы - халыклар дуслыгында. Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктантта” укучылар һәм укытучылар катнашты. Акциядә катнашучылар 100 дән артып китте. Диктант алдыннан 9 нчы сыйныф укучылары җитәкчеләре М.Р.Тимербаева һәм Р.Р. Мухаметшина белән оештырылган флешмоб биеделәр. Диктант нәтиҗәләре 12 нче декабрьдән соң билгеле булачак. Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктантта ” катнашучыларга , оештыручыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Молодцы! Бергә булыйк! Бердәм булыйк!