1 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә “Укучы балаларны белем алуга юнәлдерү һәм аның үсешен тәэмин итү. Теләче урта гомумбелем мәктәбенең 2019-2020 нче уку елы I чиреге буенча укыту – тәрбия эше нәтиҗәләре. II чиреккә максатлар һәм бурычлар” темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте.Төп темны яктыртып укыту буенча директор урынбасары А.П. Пашина чыгыш ясады. Киңәшмәдә I чирек буенча укыту һәм тәрбия эше нәтиҗәләрен, фәннәрне авыр үзләштерүче балалар белән эш юнәлешләрен, бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының мәктәп этабы нәтиҗәләрен анализладылар. Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов укытучылар коллективына укыту-тәрбия эшләре буенча II чиреккә максатлар һәм бурычларны җиткерде.