«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм итү турында»

2019 елның 8 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм итү турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә 2013 елдан башлап республика территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге акция кысаларында 2019 елның 20 ноябрендә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Теләче урта мәктәбе базасында, хокукый характердагы документлар төзүгә, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик аспектларын карауга аерым игътибар биреп, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы үткәреләчәк. Барлык теләүчеләрне Теләче районы, Теләче авылы, Мәктәп урамы, 3 нче йорт адресы буенча көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International