Алан авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча даими эш алып барыла.

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу өлкәдә эш мәдәният йорты белән берлектә, аерым план нигезендә оештырыла. Сәламәт яшәү буенча эш алымнары күп төрле. “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дип исемләнгән спорт сәгате дә  балаларда спортка карата уңай караш тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар белән чара барышында әңгәмә үткәрелде, спорт уеннары уйнадылар, викторинада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International