Тәрәзәдән кояш нурлары астында ялтырап ятучы ак кар көртләрен күрү белән, шунда ук җылырак киенеп урамга чыгасы килә башлый. Өстәвенә әле, йомшак һәм җилсез һава торышы торса, балаларга рәхәтләнеп кышкы уеннар уйнарга мөмкинчелек барлыкка килә.
Урамда иң күңелле һәм мавыктыргыч кышкы уеннарның берсе-таудан шуу. Таудан чанада гына түгел, ә бозда яхшы шуучы башка предметта да шуып төшәргә мөмкин. Балаларга бигрәк тә таудан «ватрушка» да шуып уйнарга ошый.
Буген Теләченең 2 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да саф һавада йөргән вакытта рәхәтләнеп үзләре ясаган таудан шудылар. Шулай ук "ватрушкалар" белән ике командага бүленеп, "Кем тизрәк?" уенында ярыштылар.